Минем герой-бабам – Хәмит

Җиңүнең 70 еллыгы җитеп килү хөрмәтенә мин уземнең герой – бабаем турында сезгә язасым килде.

Салихҗанов Хәмит Салихҗан улы 1921 нче елның 16 нчы августында Сарман районы Мортыш-Тамак авылында туа. 1940 нчы елның 5 нче сентябрендә армияга чакырыла. 1941 нче елның январенә кадәр 872 нче минаметный полкта сержант булып хезмәт итә. 1941 нче елның 23 нче февралендә189 нчы зенитно-артилерия полкында военный присяга кабул итә һәм 1943 нче елга кадәр шунда хезмәт итә. 1943 нче елның сентябренән 1944 нче елның январенә кадәр 431 нче стратегия полкында пулемётчикларның отделение командиры булып хезмәт итә.1944 нче елның февраленнэн саперлар батальонының 84 нче отделениесында сапёр булып хезмәт итә.

Ул шулай ук Ленинград блокадасында чолганышта калып хезмәт итә һәм шуның өчен 1943 нче елның 3 нче сентябрендә “За победу Ленинграда” медале белшн бүләкләнә. 1944 нче елның 17 нче январендә уң аягы яралана, ә 1944 нче елның 9 нчы сентябрендә сул ботының өске ягы каты яралана, госпитальда озак айлар дәвалангач 1944 нче елның 14 нче июлендә шул яралары нигезендэ запаска увольняться ителә.

1946 нчы елның 24 нче октябрендә “За победу над Германией” медале белән бүләкләнә.

1985 нче елның 11 мартында “Орден отечественной войны 1степени» белән бүләкләнелә.

Сугыштан соң озак еллар туган колхозында эшләп, сугышта алган яралары нигезендә ике аягына да гангрена китеп 1987 нче елның 18 нче январендә вафат була.

“Сугыш турында кино карый башласа да елый иде, сугышта булганнарын искә тошереп. Коммунист булды. Аякларын кисәргә операцияга алып кереп киткәндә дә : “Вперёд, за Родину! За Сталинград!” – дип кычкырып кереп китте.” – диеп сөйли безнең әбиебез.

Кызганычка каршы мин бабаемны исән килеш күрә алмадым, ләкин мин аның белән бик горурланам!

131-О нче группа студенткасы Хафизова Гузәл, оныгы

2015 нче ел

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика

Время работы:
ПН-ПТ: 8:00 - 17:00
СБ, ВС - выходной

Разработка сайта: Sistematik.Ru

2005-2017 © ГАОУ ВО "Набережночелнинский государственный торгово-технологический институт" (ГАОУ ВО "НГТТИ")