Бөек Ватан сугышы чоры минем гаиләмдә

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китергән ул тыныч халыкка. Ул аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрен тезләндереп, алар остеннән явызларча хакимлек иттергән, безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгән. Ләкин бер хакыйкатьне ул аңламаган. Безнең илебез яшь һәм аның горурланып сойләрлек, курку белмәс, җинелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йорәкле балалар устергән бөек аналары бар. Аларга бәхет тошенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мэгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә.

Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез куп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмэде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.

Сугыш – һәркем өчен дә зур фаҗига булган. Шушы кыска гына вакыт эчендә өзелеп сөйгән, айлар буе сагынып көткән сөйгән ярын күрми калу егет өчен дә, кыз өчен дә бик авыр булгандыр. Менә шушы дәхшәтле, кан койгыч, фаҗигале сугышта Арсентий бабам да катнашкан. Минем бабам Капитов Арсентий Иванович 1924 нче елның 21 нче июлендә Мамадыш районында Юкәче авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул авыл мәдрәсәсендә укый. Укып бетергәч колхозда эшли башлаган. 1942 нче елны колхозда эшләгәндә сугыш чыга һәм ул 24 нче августында сугышка киткән. Әби ике баласы белән бабайны озатып калган. Шул биш ел эчендә, әби балаларын үстергән, ашаткан, киендергән. Сугыш авыр булса да, бабай ул сугыштан кире әйләнеп кайткан. Алар әби белән биш балаларын үстереп кеше иткәннәр. Хәзер балалары кайсы кайда үзләренең гомерләрен матур, кызыклы, итеп үткәрәләр, рәхәтләнеп гомер итәләр.

Бабайның сугыш еллары авыр булган. Сугышка киткәч, аны әле бу, әле теге шәһәргә җибәрә торган булганнар. 1943 нче елның бишенче сентябрендә бабай сугышка кергән. Алар сугышта булганда, тимер юлларны кисеп, шартлатып китә торган булганнар. Октябрь аенда бабай җәрәхәтләнгән һәм аны Казахстанның Чинкет шәһәренең шифаханәсенә җибәргәннәр. Шуннан 1944 елда аны Алма-Ата шәһәренә озаталар. Алма-Ата шәһәреннән Ленинград өлкәсенә сугышка эләккән. Күп районнарны, район шәһәрләрне азат иткәне өчен “За Боевую заслугу” һәм “За отвагу” дигән медальләре белән бүләкләнгән. Шул шәһәрләрне азат иткәннән соң, Латвия, Эстониягә эләккән. Анда 1945 нче елның 28 апрелендә передовойдан сугышка тылга чыгарганнар. Шуннан чыгарганнан соң Финляндия чигендә эшләгән. Соңыннан Ленинград шәһәрендә, Украинада булган.

1946 нчы елда Корлафинский АССРның Петрозаводский шәһәрендә дә булган.

1947 нче елның апрель аенда туган авылына Юкәчегә кире әйләнеп кайткан.

Хәзер инде бабам, Капитов Арсентий Иванович, безнең арада юк.

Сугыш кешеләрдә генә түгел, табигатьтә дә тирән эзен калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый. Аның урманнары, сулары тимер-томыр калдыклары белән тулган, снаряд, бомба шартлауларыннан теткәләнеп беткән. Янгын төтененнән кояш та күренми хәтта.Менә бит никадәр бәхетсезлек килә бөтен кешелеккә, табигатькә сугыш белән. Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!..

Эшләде: 131- О группа студенты Виктория КАПИТОВА.

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика

Время работы:
ПН-ПТ: 8:00 - 17:00
СБ, ВС - выходной

Разработка сайта: Sistematik.Ru

2005-2018 © ГАОУ ВО "Набережночелнинский государственный торгово-технологический институт" (ГАОУ ВО "НГТТИ")